Капелла турында

Дмитрий Железнов җитәкчелегендәге малайлар капелласы 2014 елда Татарстан Республикасы Казан шәһәренең Идел буе районындагы 20нче номерлы балалар музыка мәктәбе базасында оештырыла. Коллектив мәктәпнең төрле бүлекләрендә белем алучылардан төзелгән. Музыка уен коралларында уйнарга өйрәнүче, хореография коллективларына йөрүче балалар хорда җырлау белән дә бик кызыксынып һәм тырышып шөгыльләнәләр.

Капелла репертуарында – рухи музыка, рус һәм чит ил классикасы, халык җырлары эшкәртмәләре, татар композиторлары һәм дөнья халыклары әсәрләре.

Дмитрий Железнов җитәкчелегендәге малайлар капелласы – халыкара, бөтенроссия, республика һәм шәһәр күләмендә үткәрелгән фестиваль-конкурслар лауреаты.

Алар арасында:

  • Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел тулуга багышланган «Наследники Великой Победы. Поют дети Казани» шәһәр хор фестивале (Казан, Татарстан Республикасы, Россия);
  • «Поющее братство» республика хор фестивале (Казан, Татарстан Республикасы, Россия);
  • Рөстәм Яхин исемендәге «Күңелемдә яз» татар музыкасы республика конкурс-фестивале (Казан, Татарстан Республикасы, Россия);
  • С. В. Смоленский исемендәге ачык хор фестивале (Казан, Татарстан Республикасы, Россия);
  • «Мужское певческое братство» бөтенроссия фестиваль-конкурсы (Ижау, Удмуртия Республикасы, Россия);
  • «Хоровая Казань» бөтенроссия хор конкурс-фестивале (Казан, Татарстан Республикасы, Россия);
  • Балалар һәм үсмерләрнең «Звучит Москва» Мәскәү халыкара хор фестивале (Мәскәү, Россия);
  • Семён Казачков исемендәге халыкара хор конкурс-фестивале (Казан, Татарстан Республикасы, Россия) һәм башкалар.

Коллектив концерт эшчәнлеген актив алып бара, шәһәр һәм республика чараларында даими катнашып килә.

Капелланың һәр чыгышын хор осталары да, музыка сәнгатен сөючеләр дә бик җылы кабул итә. Кечкенә артистлар, бөтен сәләтләрен эшкә җигеп, залны үзләренең көчле энергетикасы, музыкага мәхәббәтләре белән тыңлаучыларда онытылмаслык тәэсирләр калдыралар.